Татарстан Президенты Казанда яңа балалар бакчасын ачты
Бүген Казанда "Кояшлы шәһәр" ТК территориясендә "Кояш нуры" татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Балалар бакчасы 2652,5 кв. метрлык ике катлы бинада урнашкан. Балалар өчен музыка һәм физкультура заллары, методика кабинеты, психолог бүлмәсе, татар теле, логопед кабинеты, спорт-уен мәйданчыгы һәм башкалар каралган.
Яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыкага сәләтне үстерү буенча эшне оештырып, татар халкы мәдәнияты белән таныштыру планлаштырыла.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасының федераль программа кысаларында төзелүен искәртте.
"Бүген без матур һәм бик кирәкле объектны ачабыз. Безнең яшь казанлылар бирегә шатланып йөрер, ә ата-аналары балалары өчен тыныч булыр дип өметләнәм", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасы бүлмәләрен карады, балалар һәм тәрбиячеләр белән аралашты.