Тарих укытучылары өчен семинар-практикум узды
1 Oct, 2008 Сылу 0
Казан шәһәре Идел буе районының 19нчы гимназияседә шушы көннәрдә тарих укытучылары өчен «Укытучының мәгълүмати культурасыннан - укучының мәгълүмати культурасына” исемле семинар-практикум узды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Тарих һәм җәмгыять белеме дисциплиналары кафедрасы укытучылары, шулай ук республика һәм башкалабыз мәктәпләрендә тарих һәм җәмгыять белемен укытучылар катнашты.
Семинар барышында республикабыз укытучылары гимназиянең укыту-материаль базасыннан кала, яңа инновацион шартларда уку һәм укыту өчен укучыларны һәм педагогларны әзерләү системасы белән танышты, диелә Институтның рәсми сайтында.