Россия яшьләре Халыкара фестивальгә җыелды
Сентябрьнең соңгы көннәрендә “Мәктәп университеты” Белем бирү үзәге базасында Томск шәһәрендә “Яңа Россиядә яшьләрнең үсүе” исемле Халыкара фестиваль узды. Исеме үзенчәлекле булса да, фестиваль халыкара статуска ия. Биредә Россиянең 15 регионыннан кала Казахстаннан да яшьләр җыелган. Бизнес һәм мәгариф вәкилләре, укытучылар һәм укучылар ил яшьләре усешендә мәгълүмати технологияләрнең урыны турында фикер алышты.
Быел фестиваль беренче тапкыр "Цифровой Бум" яшьләр форумын һәм “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр” ("ИТО-Сибирь-2008") исемле Халыкара фәнни-гамәли конференцияне берләштергән. Нәтиҗәдә, фестивальнең программасы тематик яктын шактый киңәйтелгән. Күптөрле докладлардан кала, биредә актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр, мәктәп укучылары өчен информатикадан олимпиада, мастер-класслар, конкурслар, уеннар оештырылган.
Чыганак: www.ict.edu.ru