Россия һәм Көньяк Корея хезмәттәшлеге
Дүшәмбе көнне Мәскәүдә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән Корея Республикасының Мәгариф, фән һәм технологияләр министры Ан Бен Ман очрашты. Алып барылган килешүләр нәтиҗәсендә, киләчәктә бу ике ил югары уку йортлары хезмәттәшлек итәчәк. Ягъни, биредә студентлар һәм укытучылар белән алмашу, бердәм белем бирү программаларын булдыру һәм алга таба бердәм дипломнар тапшыру һәм башкалар каралган.
Бүгенге көндә 150гә якын Россия студенты Корея югары уку йортларында белем ала. Ә 60ка якын укытучы Көньяк Корея университетларында дәвамлы контракт нигезендә педагогик эшчәнлеген үстерә. Үз чиратында безнең як та Корея студентларын 2007-2008 уку елында Россия югары уку йортларында укыту өчен 25 дәүләт стипендиясе бүлеп биргән.
Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек буенча ведомствоара килешү проектын инде әзер. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Хлунов сүзләренә караганда, килешүгә кул кую белән, ике як вәкилләре нинди белгечләргә ихтыяҗ булуын ачыклап, киләчәктә студентлар, укытучылар белән алмашу квотасын билгеләячәк.
Чыганак: www.5ballov.ru