"Көчле звено" интеллектуаль уены
Хәерле көн, кадерле балалар! Бездә бүген зур бәйрәм. Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе.
Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, без дә тукталып тормыйбыз. Бергәләшеп төрле конкурслар, бәйгеләр, брейн-ринглар үткәрәбез.
Телевизор экраннарында бара торган “Слабое звено” уенын карыйбыз. Үзебез дә кайбер сорауларга җавап бирергә тырышабыз.
“Кемнең миллионер буласы килә?” уенына да без битараф түгел. Читтән торып булса да җавап бирергә тырышабыз.
Менә бүген дә шул уеннарга охшаган “Көчле звено” уенын уйнарбыз.
Уенның шартлары түбәндәгеләр:
1. Уенда 8 укучы катнаша, 6 раундтан һәм финалчылар ярышыннан тора.
2. Беренче раунд 2 минут 30 секунд, һәр калган раунд 10 секундка кимеп бара.
3. Эксперт әгъзалары – статистлар статистика эшен алып баралар, һәр катнашучының ни дәрәҗәдә уйнавын билгелиләр, балларны исәплиләр. Бер дөрес җавап 10 балл.
4. Счет комиссиясе команданың һәр раундта күпме балл җыюларын билгели.
5. “Вакыт әфәнде” үз вакытында раундны-уенны туктата.
6. Команда иң начар уенчы дип исәпләнгән укучыны уеннан чыгара, ни өчен чыгаруын дәлилли.
7. Уенан чыгарылган катнашучы үзенең һәм башкаларның ничек уйнавы турында фикерен әйтеп чыгып китә.
8. Киләсе раунд башлана. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Көчле звено" интеллектуаль уены | 20.25 KB |