Яр Чаллыда көллият һәм техникум тәмамлаучыларны эшкә урнаштыралар
11 нче августта Чаллы шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге урта һөнәри белем бирү уку йортларын тәмамлаучылар өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге.
Ярминкәдә шәһәрнең 13 предприятиесе тәкъдим ителәчәк. Алар арасында «Чаллы-Лада», «ВОК-Челны», «МагнаТ-М», «Ак Барс» мебель фабрикасы, «Радиус-98», «РариТЭК», «Электротранспорт» һәм башка фирмалар бар. Ярминкәдә үзеңә кирәкле эш табу мөмкинлеге зур. Вакансияләр исемлегендә бүлек җитәкчесе, баш технолог, икътисадчы, инженер, менеджер, программист, шулай ук повар, техник-метролог, оператор, кондуктор, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, сатучы, токарь, слесарь-ремонтчы, автоэлектрик һәм башка һөнәрләр бар.
Ярминкәгә килүчеләр шунда ук эш бирүчеләрнең үзләре белән сөйләшә, үзләренә кирәкле тулы мәгълүмат ала алалар.