Открытка яса һәм бүләк от!
5 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан яңа акция игълан итә: Республикаңа атап, открытка яса һәм бүләк от. Беренче открыткалар инде «Санта» лагеренда ясалган. Бу лагерьда ял итүче малайлар һәм кызлар янына кунакка «Татарстан командасы» җәмәгать инициативалары төркеме һәм «Иҗади яшьләр академиясе» оешмасы килгән булган.
Акция нәтиҗәләре август ае уртасында билгеле була. Открыткаларны Казан шәһәре, Горький урамы, 12 йортка китерергә яисә аның фотосын «Команда Татарстана» сайтына йөкләргә кирәк.
Акция турында тулырак мәгълүмат "Ялкын" журналы сайтында.