Россия вузларында кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана
4 Aug, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә Россия вузларында абитуриентларны укырга алу буенча беренче этап тәмамланды. Шулай итеп кабул итү кампаниясенең икенче этабы башлана.
Икенче этапта абитуриентларны төп конкурс урыннары 100 процентка тулганчы кабул итәләр. 6 августта төп конкурс урыннарына керүчеләр исемлегендәге абитуриентлардан ризалык турында гаризалар кабул итү тәмамлана. 8 августта исә вузларның мәгълүмат стендларында һәм рәсми сайтларында конкурс урыннары беткәнче үк ризалык турында гариза биргән абитуриентларны уку йортына кабул итү турындагы боерыклар урнаштырылырга тиеш.