Казанның 131нче лицей укучысы Д. Садыков - Халыкара олимпиадада абсолют җиңүче
Казанның 131-нче номерлы лицей укучысы Дмитрий Садыйков “Туймаада” Халыкара олимпиадасында абсолют җиңүче булып танылды. Ул – олылар лигасында химияне иң яхшы белүче.
Мәктәп укучылары арасында математика, физика, химия һәм информатика буенча XXIII Халыкара олимпиада Саха Республикасында (Якутия) узган.
Казанның 19-нчы номерлы гимназия укучысы Рената Галимова – химия буенча I дәрәҗәдәге диплом иясе. Моннан тыш, әлеге фән буенча үткән олимпиадада Казанның 131-нче номерлы лицей укучылары Александр Качмаржик һәм Илья Сидоров II һәм III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнгәннәр.
Физика буенча узган олимпиада нәтиҗәләренә күз салсак, Казанның 131-нче номерлы лицей укучылары Константин Дьяконовка III дәрәҗәдәге диплом, ә Камил Мусинга мактау грамотасы тапшырганнар.
Казанның 131-нче номерлы лицей укучыларының тагын берсе Әсхәт Хәйруллин информатика буенча олимпиадада “Җиңүгә булган омтылыш” дигән махсус бүләккә ия булган.