Августта мәктәпләр әзер булырга тиеш
Җәйнең ике ае сизелмичә узып та китте. Димәк, Белем бәйрәме дә озак көттермәячәк дигән сүз. Арбаны – кышын, чананы җәен әзерләгән кебек, мәктәпләр инде август аенда ук тулысынча әзер булырга тиеш. Шулай булмый ни: 1 сентябрьдә алар үз укучыларын кабул итәчәк бит.
Республикабызда гомумбелем бирү учреждениеләренә җиһазлар белән ярдәм итү, ремонт эшләре дәүләт һәм физик затлар тарафыннан башкарыла.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” дигән хәйрия акциясе дә дәвам итә. Моннан дүрт ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән чара озын гомерле булды. Хәзер һәр мәктәп, көллият, техникум тәмамлаган хәлле кеше белем учакларына ярдәм итә ала.
Белем йортларына физик затлар, гадәттә, төзелеш, буяулар, канцелярия товарлары, китаплар, спорт җиһазлары, компьютер техникасы белән булыша. Шулай ук мәктәп яны территориясен төзекләндерү, бинага ремонт ясауда да ярдәм кулы сузучылар бар.
- 2016 елның беренче яртыеллыгында “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясендә 496 иганәче катнашып, Татарстанның 36 районындагы 420 гомумбелем бирү оешмасына булышлык күрсәтте, – ди республика Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте белгече Ильмира Мостафина.
Әйтергә кирәк, бу эш бүген дә дәвам итә. Мисал өчен, 15-25 июль аралыгында гына да мәктәпләргә 1 924 000 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Гомумән алганда, 2016 ел дәвамында әлеге ярдәмнең күләме 7 284 150 сумга җиткән.
Июльнең ун көнендә Актаныш районында 5 мәктәпкә – 585 мең, Лаеш районының 12 мәктәбенә – 530 мең, Нурлат районының 20 мәктәбенә – 440 мең, Аксубай районының 7 мәктәбенә 110 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Балык Бистәсе районындагы 4 мәктәпкә канцелярия товарлары, спорт җиһазлары алганнар.
Белем йортлары – капиталь ремонтта
Иганәчеләр белән беррәттән, Татарстанның гомумбелем бирү учреждениеләренә дәүләт тарафыннан да булышлык күрсәтелә. 2016 елда капиталь ремонт программасы буенча - 80 белем учагы, шулай ук 15 коррекция мәктәбе төзекләндерелә.
Анна Иванаевская, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече:
- Бүген Тәтеш, Мамадыш, Сарман, Лаеш, Ютазы, Буа, Арча, Әлки, Чүпрәле районнарындагы белем учакларында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде инде. Ә Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Бөгелмә, Мөслим районнарында коррекция мәктәпләрен яңарту эшләре тәмамланды.
Татарстанның 27 белем учагында һәм 6 коррекция мәктәбендә ремонт эшләренә нокта куйганнар. Башка районнарга да белем йортларын тәртипкә китерүне тизләтергә кирәк, чөнки 20 августка әлеге мәктәпләр балкып торырга тиеш.
Мисал өчен, Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы мәктәбендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә. Биредә инженер челтәрләре төзекләндерелгән, тәрәзәләр, электр чыбыклары алыштырылган.
Министрлык тарафыннан белем учакларын яңа уку елына әзерләү буенча бәйге дә башланып киткән. Мөгаллимнәр коллективын стимуллаштыру, белем бирү оешмаларының инфраструктурасын камилләштерүне максат итеп куйган конкурс ике этапта уздырыла. 3-4 августта зона этаплары үтсә, финал 10-12 августка билгеләнгән.
Лицензиясе, аккредитациясе булмаган белем бирү оешмалары, шулай ук 2013-2015 еллардагы смотр-конкурс җиңүчеләре яки призерлары, шулай ук капиталь ремонттагы учреждениеләр бәйгедә катнаша алмый.