Д.А.Медведев: Яңа идеяләр Россия мәгарифенең конкурентлыгын тәэмин итәчәк
Россия мәгариф системасы чит илләрнекенә конкурент булсын өчен мәктәпләрдә алдынгы идеяләр җитешми, дип ассызыклады Россия Федерациясе Президент Дмитрий Медведев “Россия ел укытучысы - 2008” Россиякүләм конкурсы катнашучыларын сәламләү телеграммасында.
Президент сүзләренә караганда, киләчәктә балалардан кемнәр үсәчәге, аларның мәктәптән нинди белемнәр алып чыгуы, нинди тормыш юлын сайлавы күп очракта укытучылар кулында. Шуңа күрә бүген Россия мәктәпләренә алдынгы педагогик идеяләр, заман ихтыяҗын тоючы һәм мәгарифебезне яңа - конкурентлыкны тәэмин итәрлек баскычка күтәрә алырдай укытучылар кирәк, диде ил башлыгы.
Бу исемгә кемнәр лаек булыр соң? 15 номинатның кайсысы “Россия ел укытучысы - 2008” титулын алып кайтып китәр? Абсолют җиңүче исемен 3 октябрьдә Мәскәүдә Укытучы көненә багышланган тантаналы чарада әйтәчәкләр. Искә төшерсәк, былтыр бу исемне берьюлы ике математика укытучы алган иде: Анна Мехед (Мәскәү) һәм Дмитрий Гущин (Санкт-Петербург).
Чыганак: window.edu.ru