Казан шашка буенча Дөнья кубогы этабын кабул итә
27 Jul, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
14-19 августта Казанда шашка-64 буенча Дөнья кубогының 4 нче этабы – VIII нче Мәгълүмати технологияләр кубогы уза.
Ярышларда Әрмәнстан, Белоруссия, Германия, Израиль, Молдова, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Украина, Швеция, Швейцария һәм Россиядән 70ләп шашкачы көч сынашачак. Ярышлар Халыкара шашка федерациясе тарафыннан ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Шашка федерациясе, Р.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе ярдәме белән оештырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк: бәйгенең ачылыш тантанасында шашка спортындагы уңышлары өчен мактау билгеләре тапшыру да планлаштырыла.