Татар әбиләре веломобильдә җилдерә!
24 Jul, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Facebook социаль челтәре кулланучылары арасында Казанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче өч әбинең фотосурәтләре зур популярлык казанган. Kazan Nostalgique төркемендә өч фотоны бүген Борис Мазин урнаштырган.
Фотосурәтләргә аңлатма текстында ул өлкән буын вәкилләре Сталин чыгышларын һәм Хрущев вәгъдәләрен ишеткән булырга мөмкин дип фаразлаган һәм алар Брежневның азык-төлек программасы турында да белә дигән.