Мамадышта борынгы китаплар эзлиләр
ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре Мамадыш районы татар авылларына фәнни-археографик экспедициягә киттеләр. Экспедициянең максаты – әлеге төбәктә яшәүче халкыбызда, ягъни шәхси кулларда, шулай ук мәчет-мәдрәсәләрдә сакланып торучы тарихи мирасыбыз ядкәрләрен – гарәби язулы борынгы кулъязмаларны, гарәп шрифтында дөнья күргән иске басма китапларны, бик әүвәлге шамаилләрне, фотосурәтләрне һәм башка шундый истәлекле документларны барлау һәм туплау.
Алар ияләренең ризалыгы белән Милли китапханә фондларына алыначак һәм дәүләт саклавына куелачак. Язма һәм басма истәлекләр, тарихи-мәдәни ядкәрләр белән җентекләп танышырга, фәнни яктан өйрәнергә теләүчеләр өчен китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шартлар тудырылган.
Таушалганнарын тәртипкә салу, тузаннан арындыру, «кәгазь авыруларыннан дәвалау», төзәтү, төпләү, махсус тартмачыкларга урнаштыру кебек эшләрне исә китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге башкара, шул рәвешчә аларның сакланыш вакыты озайтыла, ди белгечләребез.