Универсиада уздыру өчен оештыру комитеты
29 Sep, 2008 Сылу 0
ХХVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары 2013 елда Татарстанның башкаласы Казанда узачак. “Универсиада–2013”нең оештыру комитеты 10 октябрьгә кадәр формалашып бетәргә тиеш. Бу турыда Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев хәбәр итте. Ләкин оештыру комитетына керәчәк затларның исемнәрен, әлегә иртә сылтавы белән, министр атамады.
10 октябрь көнне Казанда Студентлар спорты Халыкара федерациясенең президенты Джордж Киллианны көтәләр. Джордж Киллиан ФИСУ һәм “Универсиада–2013” оешыру комитеты арасындагы килешүгә кул куярга тиеш. Димәк, бу очрашуга кадәр әлеге зур чараны үткәрүдә җаваплы оештыру комитеты төзелер, дип фаразларга була.