Казанда 13 мең сабыйга балалар бакчасына юллама бирелгән
31 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Яңа уку елына Казанда инде 13 мең сабыйга балалар бакчасына юллама бирелгән. Аларның 9 меңе – өч яшьлек балалар.
Башкаланың мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин әйтүенчә, кече яшьтәге – 1,5-3 яшьлек балаларның төркемнәрен оештыру эше дә башланып киткән. Ә балалар бакчасына барлыгы 66000 сабый йөриячәк. Шулай ук үсеш кичерүче микрорайоннарда мәктәп төзү мәсьәләсе дә калкып чыга. Казанда 8 мең укучыга 7 мәктәп төзү планлаштырыла.
– Хәзерге вакытта Совет районында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады, – дигән Илсур Һадиуллин. – Объект 2017 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылырга тиеш.