АКШ һәм Европаны үзара кабель белән тоташтырачаклар
28 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Microsoft һәм Facebook компанияләре Атлантик океан төбе буенча АКШ белән Европаның көньяк өлешен тоташтыра торган махсус кабель сузарга килешкәннәр. Әлеге проект MAREA дип атала. Кабельнең озынлыгы якынча 6600 км. булачак. Әлеге кабель буенча беренче вакытларда секундына 160 Тб мәгълүмат тапшыру мөмкин булачак, тора бара мәгълүмат тапшыру тизлеге тагын да артыр, дип планлаштырыла.
Тоташтыру эшләрен үз өстенә Telefonica SA компаниясенең Telxius дип исемләнгән филиалы алган.
Проект инде бу елның августында тормышка ашырыла башлаячак. Эшләр 2017 елның октябрь аенда тәмамланыр дип көтелә. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә онлайн-сервисларның тагын да ныграк үсеше күзәтелергә тиеш.