Татарстанның олимпиада командасы: Белемле булу – трендта!
Дүртенче ел рәттән Татарстан укучылары бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Россия буенча өченче урынны яулый. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча без бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышабыз. Бүген Татарстан данын яклап, иң югары баскычләрга ирешкән малай-кызларны, аларны әзерләүгә зур өлеш керткән укытучыларны һәм балалары өчен җан аткан әти-әниләрне Казан Кремлендә тәбрикләделәр.
Мәгълүм булганча, укучыларның бөтенроссия фән олимпиадасы дүрт турда 24 предмет буенча үткәрелә. Башта малай-кызлар мәктәп этабында көч сынаша, аннары муниципаль, төбәк этапларында үз мөмкинлекләрен күрсәтә, йомгаклау турына исә көчлеләрнең көчлеләре генә үтә.
Татарстан Республикасы олимпиада командасының уңышлары быел аеруча зур горурлык уята. Россиякүләм дәрәҗәдә үз-үзен сынап карау хокукын 23 муниципаль берәмлектән барлыгы 251 кеше яулаган булган. Нәтиҗәдә, укучыларыбыз исәбендә – 141 призлы урын. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 32 урынга күбрәк.
Илкүләм дәрәҗәдә дә сынатмыйча, иң югары урыннарга ирешкән укучылар бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау сүзләре кабул итте. Казан Кремленә чакырылган егет-кызларны республика башлыгы республикабызның булачак интеллектуаль элитасы дип атады.
– Теге яки бу өлкәдә үз-үзегезне күрсәтү, үсештә булу, фәнни ачышлар ясау омтылышы һәрчак җәмгыятькә кирәкле булырга һәм уңышка ирешергә ярдәм итәчәк, – дип белдерде Президент.
Ул искәртеп узганча, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү – республика сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Олимпиада үзәге төзү турындагы карар бик дөрес булды. Без олимпиада хәрәкәтенә тагын да күбрәк укучыны җәлеп итә алдык, дип билгеләп узды ул.
– Агымдагы елда Татарстан командасы 141 призлы урын яулады, 4 укучы абсолют җиңүче булды, 7 укучы халыкара олимпиадада катнашу хокукын яулап илкүләм җыелма командага алынды. Экология, математика, химия, информатика, технология һәм хокук буенча уңышлар аеруча югары, – дип, Рөстәм Миңнеханов балаларга белем генә биреп калмыйча, бөтен йөрәген салган остазларга рәхмәтен белдерде.
Аерым рәхмәт сүзләрен Президент балаларын эчкерсез яратып, аларның үсеше өчен бөтен шартларны тудырган әти-әниләренә әйтте. Олимпиада җиңүчеләренең һәркайсына исә ул алга таба да уңышлар, бәхет һәм яңа җиңүләр теләде.
Олимпиада үсешенә зур өлеш кертүчеләрнең берсе – КФУның Лобачевский исемендәге лицееның биология укытучысы Наталья Сафиуллина. Ул инде күп еллар дәвамында укучыларны экология буенча ярышларга әзерли. Һәм соңгы 10 елда Татарстан укучылары бу фән буенча лидерлыкны үз кулларыннан ычкындырмый, xvostov.net кебек проектларны кулланмыйлар. Әйтик, быел укучыларыбыз әлеге предметтан 18 призлы урынга ия булган, шуларның 6сы – иң югары нәтиҗәләр. Россиякүләм дәрәҗәдә быел бу фәннән безнең командага тиңнәр юк.
– Мин мәгариф системасында инде 20 елдан артык эшлим. Талант үз-үзенә юл яра дигән сүзләр арткы планга күчә. Бүген республикада интеллектуаль потенциалны үстерү системасы булдырылган һәм ул нәтиҗәле эшли. Һәм без моның ачык чагылышын күрәбез. Укучыларыбыз олимпиадаларда зур уңышлар яулый, – диде Наталья Сафиуллина. Аның сүзләренчә, акыллы һәм уңышлы булу – бүген укучыларда трендта.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабындагы гомуми уңышлар саны буенча Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 141 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Зарина Бикмуллина "Ел укучысы-2016" исеменә лаек булды. Ул – экология фәне буенча олимпиада җиңүчесе, рус теле һәм әдәбияты буенча призер. "Мин – Татарстаннан. Мин үз төбәгемнең данын яклыйм, дигән хис үз көчләреңә ышаныч өсти", – ди Зарина.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулаучыларның һәркайсы сертификатлар белән бүләкләнде: ел укучысы – 30 мең, абсолют җиңүчеләр – 20 мең, йомгаклау этабында җиңү яулаучылар – 15 мең, йомгаклау этабының призерларына һәм республика олимпиадасы җиңүчеләре 10ар мең сум алды Җиңүчеләр әзерләгән остазларны да игътибарсыз калдырмадылар: алар 15-20 мең сумлык сертификатларга ия булды.