“Планета эрудитлары – 2008”
15 октябрь көнне “Планета эрудитлары – 2008” исемле VII Халыкара студентлар һәм мәктәп укучылары олимпиадасы старт ала.
Биредә Россиядән кала, АКШ, Чехия, Болгария, Төркия, Израиль, Мальта, Эстония, Грузия, Украина, Казахстан, Беларусия һәм күп кенә башка илләрдән яшьләр катнашачак. Чараны Планета рекордларын теркәү буенча Россия комитеты һәм рекордсменнарның «Интерстронг» исемле Халыкара клубы оештыра.
Укучы балаларның иҗадилыгын арттыру, интеллектуаль потенциалларын ачу, мәктәптә укытыла торган дисциплиналарга тотрыклы кызыксыну булдыру, компьютерда эшләргә өйрәтү, укучылар арасында сәләтлеләрне ачыклау – бу чараның бурыч–максатларыннан кайберләре генә.
11 тур дәвамында олимпиадада катнашучы кызлар–егетләргә 5280 уникаль сорау биреләчәк. Арада тарих, география, әдәбият, физика, биология, математика, спорт, сәясәт, медицина, табигать белеме, астрономия, икътисад, бизнес, уйлап табучанлык кебек дисциплиналар бар.
Нәтиҗәдә, 96 комплект бүләк тапшырылачак (кубоклар, медаль һәм дипломнар, кыйммәтле бүләкләр).
Олимпиада теләсә кайсы торак пунктта, Интернет челтәренә тоташкан бүлмәдә оештырылырга мөмкин. Ярыш ике этапта узачак. Өстәмә таныштыру туры да каралган:
Таныштыру туры - 2008нче елның 15 октябре.
Беренче этап - 22 октябрьдән 12 ноябрьгә кадәр.
Икенче этап - 19 ноябрьдән 24 декабрьгә кадәр.
Олимпиадада Россия яисә чит ил белем бирү оешмалары базасында төзелгән командалар катнаша ала. Ягъни, бу университет, академия, институт, көллият, лицей, гимназия, техникум һәм мәктәпләр, һөнәри училищелар, иҗат йортлары, интеллектуаль клублар булырга мөмкин. Катнашучыларның яше 8 яшьтән 24 яшькә кадәр.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буйлап табарга мөмкин: http://erudites.ru/