Апрель аеның иң популяр ресурсы
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Сезгә бу уку елында үткәрелгән "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясенең соңгы тавыш бирү нәтиҗәләрен хәбәр итәбез. Киләсе тавыш бирү сентябрь аенда үткәрелә башлый, әлеге тавыш бирүдә май-август аенда порталыбызга килгән ресурслар катнашачак.
Апрель аенда әлеге исемгә 4 ресурс тәкъдим ителгән иде. Тавыш бирү аеруча ике ресурс арасында алып барылды. Алар - "Изгенең күңеле - көзге" дип исемләнгән класс сәгатендә үткәрү өчен әңгәмә (474 тавыш җыйды) һәм "Математиклар һәм информатиклар" уенын үткәрү өчен сценарий (451 тавыш җыйды).
Без беренче ресурсның авторы Сабирҗанова Рушания Иншат кызын чын күңелдән котлыйбыз. Аның безнең белән элемтәгә керүен сорыйбыз. Рушания ханымны Белем.ру порталыннан сертификат һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына 2 кешелек билет көтә.
PS. Хөрмәтле кулланучылар! Белем.ру порталының ВКонтакте социаль челтәрендә "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясен камилләштерү турында фикер алышу булдырылды. Сентябрь аенда бәйге-акцияне без сезнең фикер-тәкъдимнәрне исәпкә алып яхшыртып дәвам итәчәкбез. Сездән фикер-тәкъдимнәр көтеп калабыз!