Мәгариф системасын тирән аңлаган яшьләрдән яхшы депутатлар чыгачак!
Белгәнебезчә, 22 май көнне "Бердәм Россия" депутатларны сайлау алдыннан праймериз үткәрә. Ул иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр барачак.
Татарстаннан кандидатлар белән http://www.deputat.club/ta адресы буенча кереп танышырга мөмкин. Әлеге исемлектә 62 кеше бар. Әлбәттә, аларның барысы да җиңеп чыга алмаячак, алар арасыннан иң-иңнәрен сайлаячаклар.
Әлеге исемлектә яшьләрнең булуы да сөендерә. Бер караганда, әле алар яшь, тәҗрибәсез кебек тоелалар. Ә инде эшләгән эшләре белән таныша башласаң, шаккатырга мөмкин. Киләчәгебезне яхшырак итү өчен депутатлар арасында нәкъ менә шундый актив, булдыра торган, акыллы яшьләр дә кирәк.
Мин портал укучыларыбызның игътибарын әлеге исемлектә 60 нчы булып барган Шәмсетдинов Раил Рафаэль улына юнәлтәсем килә. Ул инде берничә ел "Белем җәүһәрләре" бәйгесен оештыруда ярдәм итеп килә, татар интернетын һәм татар мәгарифен үстерүдә һәрвакыт аның ярдәмен тоям. Портал укучыларыбыз Раил өчен тавыш бирерләр, киләчәктә депутатлар арасында татар мәгарифен яклардай кешеләр булыр, дип ышанып калам.