Яшь математиклар өчен бәйге
25 Sep, 2008 Сылу 0
«Династия» Фонды Россиянең яшь математиклары конкурсын игълан итә. Бу зур чарада җиңү яулаганнарга киләчәктә өч ел дәвамында махсус стипендия түләнәчәк. Катнашучылар жюри хозурына шулай ук өч елга исәпләнгән үз тикшеренү проекты тәкъдим итәргә тиеш.
Катнашырга теләк белдерүчеләрдән гаризаларын агымдагы елның 15 октябренә кадәр юллау сорала.
Конкурста катнашу кагыйдәләре һәм гариза тутыру тәртибе түбәндге сылтамада: http://www.rsci.ru/MoreInfo.html?MessageID=6444