belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Иң яхшы музей" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре

"Иң яхшы музей" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре

4 May, 2016 Раил Гатауллин 0
"Иң яхшы музей" республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://mon.tatarstan.ru/tat

Идел буе федераль округында узган "Победа" иҗтимагый проекты кысаларында үткәрелгән "Иң яхшы музей" (музей экспозиции) республикакүләм конкурсына йомгак ясалды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган һәм яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән әлеге конкурста мәктәп, көллият һәм техникумнар катнашты. Конкурста:

  • беренче урынны Кайбыч районы А.Е.Кошкин исемендәге Зур Подберезье урта мәктәбе алды;
  • икенче урынга Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 27нче урта мәктәбе һәм Казан шәһәренең 177нче лицее лаек дип табылды;
  • өченче урынны Кукмара районы Манзарас авылының С.А. Ахтямов исемендәге урта мәктәбе, Спас районы Ким урта мәктәбе һәм Чүпрәле районының Кече Чынлы урта мәктәбе алды.
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.05.2016 - 12:28):https://belem.ru/node/6545