Апрель аеның иң яхшы ресурсы - сораштыруны башлыйбыз
Хөрмәтле кулланучылар!
Менә апрель ае да үтеп китте. Тукайлы, шигырьле, җыр-моңлы, чаралар һәм хатирәләргә бай ай.
Без дә әлеге айда зур чаралар үткәрергә тырыштык, татар әдәбиятын яраткан дусларыбыз белән бергә Тукайның туган авылына барып һәйкәленә чәчәкләр салып кайттык.
Ә менә кайбер укытучылар шушы айда безгә үз хезмәтләрен дә юлларга өлгерделәр. Ресурс юллаучы авторлар күп түгел, әмма аларның хезмәтләре барысы да игътибарга лаек. Шуңа күрә дә без аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык (Игътибар! Кайбер кулланучылар ресурсларны беркетми генә хат юллаганнар. Сезнең ресурсларны без май аенда кабул итеп урнаштырырбыз. Ресурслар юллаганда игътибарлы булыгыз. Аларны сез безгә http://belem.ru/zakaz битен кулланып юллый аласыз).
Апрель аенда порталыбызга килеп урнаштырылган ресурслар белән http://belem.ru/best_04_16 битенә кереп танышырга мөмкин. Тавыш бирү 2 атна дәвамында барачак.
Берьюлы берничә ресурс өчен тавыш бирә аласыз! Иң элек ресурслар битенә кереп танышыгыз, аларны ачып танышыгыз. Һичшиксез, алар сезнең эшегездә куллану өчен файдалы булачак, дип ышанам!
Тавыш биргәндә гадел булыгыз, безнең бүләкләрне иң яхшы ресурс авторлары гына алсын иде, дигән теләктә калабыз!