Хәтер дивары булдырыла
1 May, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
9 майда Казанның Горький исемендәге паркында Хәтер дивары пәйда булачак.
Теләге булганнар диварга Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары һәм якыннарының фоторәсемнәрен, мактау кәгазьләрен, фронт хатларын һәм истәлекле документларны урнаштыра ала. Казанда әлеге акция икенче ел рәттән уздырыла. Алдан электрон почтага җибәрелгән материаллар да хәтер диварына урнаштырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 526-90-27. Электрон почта: silver@rusmedia-kazan.ru.