Балалар ялына – 246 миллион сум
18 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казан хакимияте балаларның 2016 елдагы җәйге ялына 246 миллион сум сарыф итәчәк.
Әлеге сумма узган ел тотылган акчага караганда 6,5 %ка күбрәк. Бу җәйдә башкаладан 28 мең бала җәйге ялга барачак: 16 майдан муниципаль лагерьларга юлламалар сатыла башлый. Әлеге юллама бәясенең 26 %ын әти-әниләр түләргә тиеш була.