Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде (+исемлек)
Кичә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы. Аның ярдәмендә милли мәдәният традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче язучылар һәм шагыйрьләр буыны формалаша.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова конкурсның тирән мәгънәле, республика һәм күрше төбәкләр өчен мөһим вакыйга булуына, балалар өчен аерым роль уйнавына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу чара рухны баета һәм киләчәгебезне күз алдына китерергә ярдәм итә.
“Күпмедер вакыттан соң алар мәшһүр язучылар һәм шагыйрьләр булып китәр, аларның әсәрләрен бик күп кешеләр укыр. Алар язган сценарийлар буенча спектакльләр куелыр. Безнең татар әдәбиятының киләчәге зур”, – дип билгеләп үтте ул “Өметле киләчәк” махсус номинациясе катнашучылары турында.
Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Әйтик, иң беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел – 2,8 меңнән артык.
Аерым алганда, Татарстанның үзеннән һәм РФ субъектларының 14еннән 2877 хезмәт кабул ителгән: шигърият жанрында – 2267, проза – 573 һәм драматургия – 37 хезмәт. Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортстан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси, Пермь крае укучылары да катнашкан.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештырган әлеге бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат исәрләрен кабул итү (1 нче февральга кадәр), эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү (10 нчы февральдан 11 нче мартка кадәр) һәм зона этабы – Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрдә экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү (22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр).
Конкурс йомгаклары буенча драматургия номинациясендә иң яхшы 5 эш билгеләп үтелде, шигърият номинациясендә – 9, проза номинациясендә – 10 эш. 1-4 нче сыйныфта укучы 10 бала “Өметле киләчәк” махсус номинациясендә билгеләп үтелде. Моннан тыш, Россиянең башка төбәкләреннән килгән 7 катнашучы аерым бүләкләнде.
Җиңүчеләр исемлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим итте:
«Өметле киләчәк» номинациясе
- Мухортова Екатерина – Мордовия Республикасы Кадошкино районы Большеполянская мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
- Әхмәдиева Камилә – Башкортстан Республикасы Миякә районы Әнәч гомуми урта белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
- Әлмөхәмәтова Алсу – Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шөн мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы
- Нәкыева Лилия – Пермь крае Октябрь районы Калтай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
- Зәйнетдинова Эльвина – Әстерхан өлкәсе Нариман районы 6 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы
- Буракова Анна – Ханты-Манси автономияле округы Нефтеюганск шәһәре 8 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы
- Ахмәтова Луиза – Башкортстан Республикасы Кызыл Кама районы Яңа Бура мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы
- Газимҗанов Нурфат – Чирмешән муниципаль районы Лашман урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы
- Мозаффарова Язилә - Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы
- Мәрдәнева Иркә – Апас муниципаль районы Азбаба урта мәктәбнең 2 нче сыйныф укучысы
- Гыйльманова Зилә - Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы
- Әхтәмова Камилә - Яшел Үзән шәһәре 3 нче гимназиянең 3 нче сыйныф укучысы
- Миңнегарипов Дәниф – Казан шәһәре 1 нче татар гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы
- Әхәтова Айгизә – Казан шәһәре 1 нче гимназиясенең 3 нче сыйныф укучысы
- Хаҗиева Айлия – Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
- Сәлахов Илдан - Алабуга шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы
«Яшь драматург» номинациясе
8-9 нчы сыйныфлар
- Хәсәнова Зөлфия - Арча муниципаль районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбе, 3 нче урын
- Нәҗметдинова Камилә - Арча муниципаль районы Наласа урта гомуми белем мәктәбе укучысы, 2 нче урын
- Газимҗанова Гөлинә - Чирмешән муниципаль районы Лашман урта мәктәбе укучысы, 1 нче урын.
10-11 нче сыйныфлар
- Гыйльманова Зөлфинә - Балтач муниципаль районы Нөнәгәр гомуми урта белем мәктәбе укучысы, 2 нче урын
- Cалахова Айсинә - Актаныш муниципаль районы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия -интернат укучысы, 1 нче урын.
Әлеге бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.