Казанда "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйгесе үтте (+фоторепортаж)

Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Илһамият" бәйгесе үткәрелде. Без Белем.ру порталында бу турыда кулланучыларыбызга бер ай элек игълан иткән идек.
Бәйгедә катнашырга теләк белдереп йөздән артык гариза килгән булган. Бүген әлеге конкурсантлар университетның ике залын тутырып 4 номинациядә көч сынаштылар.
Әлбәттә, яшь зуррак булган саен укучылар шигырьләрне һәм әсәрләрне яхшырак аңлап укыйлар, интонацияләре дә яхшыра төшә, җөмләдә басымны да дөрес куярга өйрәнәләр. Мөгаен, бу моментта укытучының роле зурдыр. Укучыларны әдәбиятка, сәнгатькә нәкъ алар алып кереп китәләр, мөгаен. Шуңа күрә дә, яше нинди булуга карамастан, укучылар үзләренең сәнгать дәрәҗәсен югары дәрәҗәдә күрсәтә алдылар.
Чыгышлар тәмамланып жюри җиңүчеләрне билгеләгәннән соң ук укучылар янә зур залга җыелдылар. Бу юлы инде - бүләкләү тантанасына.
Уртанчылар төркемендә беренчелекне инде күпләргә таныш булган Энҗе Әхмәтҗанова (Казан шәһәре, 111 нче мәктәп) яулады. Ул "Карт артист" дип исемләнгән шигырен искиткеч оста башкара алды. Өлкәннәр төркемендә беренчелекне Казан шәһәре 4 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары төркеме алды. Барлык нәтиҗәләрне бераз соңрак Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты сайтында алырга мөмкин булыр, дип уйлыйбыз.




