РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы укыту программасына "Гаилә һәм Ватан минем тормышта" бердәм дәресен кертә
8 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрнең укыту программасына Бердәм дәрес кертмәкче була. Ул һәр ел саен укытылачак.
Бердәм дәрес "Гаилә һәм Ватан минем тормышта" дип аталачак. Ул Халыкара гаилә көненә багышлап кертелә. Министрлык тарафыннан ассызыкланганча, заманча җәмгыятьнең иң мөһим проблемалары булып әти-әниләрнең балаларын тәрбияләү, белем бирү һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыгы түбән дәрәҗәдә булу тора. Шуңа да проблеманы мәктәп бусагасыннан ук хәл итәргә кирәк.