Төп химик төшенчәләр
Дәреснең максатлары:
1. Укучыларның тема буенча белемнәрен актуальләштерү.
2. Контроль эшкә әзерлекнең эффектлыгын арттыру.
3. Укучыларга аңлашылып бетмәгән сорауларга, биремнәргә игътибарын юнәлтү. Мәсьәләләр чишү, реакция тигезләмәләрен төзү күнекмәләрен үстерү.
Дәресне планнаштыру этаплары: 8 сыйныфта түбәндәге сораулар буенча контроль эшкә интенсив әзерлек:
1. Валентлык буенча бинар кушылмалар төзү.
2. Формула буенча элемент атомнарының валентлыкларын билгеләү.
3. Чагыштырма молекуляр массаны, массаны һәм матдәнең күләмен аның микъдары буенча исәпләү.
4. Химик формула һәм тигезләмәләрнең мәгънәсен аңлата белү.
5. Химик реакцияләрнең билгеләрен һәм узу шартларын тасвирлау.
6. Өйрәнелгән законнарны аңлату (матдәләрнең состав даимилеге һәм химик реакцияләр барышында матдәләрнең массасы саклану законы).
7. Гади химик реакция тигезләмәләрен төзи белү һәм алар буенча исәпләү мәсьәләләрен чишү.
8. Матдәләрнең күптөрлелеген атом-молекуляр тәгълиматка нигезләнеп аңлату. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Төп химик төшенчәләр | 12.07 KB |