Тукайның Казандагы әдәби музеенда бөек шагыйрьгә багышланган күргәзмә эшли башлый
7 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Бүген Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда РФ Рәссамнар берлегенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән берлектә, яңа күргәзмә эшли башлады.
Бөек шагыйрьнең иҗаты рәссамнарны сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгатькә этәргән эшләр урнашкан күргәзмә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана.
Чара ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Мингазов иҗат иткән Габдулла Тукайның график портреты белән ачыла. Геннадий Капитовның “Шүрәле” графикасы да тамашачыларның игътибарыннан читтә калмаячак, дип күргәзмәгә чакыра оештыручылар.
Күргәзмә 18 майга кадәр эшләячәк.