Март аеның иң яхшы ресурсын билгелик!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Белем.ру порталы соңгы көннәрдә нык яңартылды, яхшыртылды. Әмма бераз вакыт алды. Шуңа күрә дә март аеның иң яхшы ресурсын сайлауны - "Айның иң яхшы ресурсы" бәйге-акциясе кысаларында тавыш бирүне бүген генә башлап җибәрәбез.
Март аенда Белем.ру порталына 8 ресурс кабул ителде һәм эшкәртелеп урнаштырылды. Алар белән сез Ресурслар бүлегенә кереп тә, тавыш бирер алдыннан сылтамалар буенча күчеп тә таныша аласыз. Таныша аласыз гына түгел, танышырга кирәк тә! Танышмый торып ничек инде иң яхшысын билгеләп булсын, ди?!
Шунысы сөенечле, Белем.ру порталына соңгы елларда яхшы, сыйфатлы белем бирү ресурслары килә. Алар белән танышуы да, эшкәртеп урнаштыруы да күңелгә рәхәт. Ә менә кайсысы иң яхшысы - моны ачыклауны сезгә ышанып тапшырабыз.
Тавыш бирү битенә http://belem.ru/best_03_16 сылтамасы яисә "Ай ресурсы өчен тавыш бирү" төймәсенә басып кереп була.