Информатика буенча олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды
6 Apr, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә Информатика буенча XVIII Бөтенроссия олимпиадада катнашучы командалар җитәкчеләре Иннополиста булды.
Бүген исә олимпиадада катнашучылар ярышларның беренче турында көч сынашты, ә команда җитәкчеләре өчен Россиянең яңа шәһәренә экскурсия оештырылган иде. Алар Иннополис лицеенда һәм университетында булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. Университетта информатика укытучыларына олимпиадада җиңүчеләргә укырга кергәндә башка шартлар булачагын белдерделәр.
Моннан тыш, университетта CIO Mail.Ru Group мәгълүмат технологияләре буенча директоры Александр Горный белән мастер-класс узды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.