belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шәһәр һәм авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен курслар

Шәһәр һәм авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен курслар

23 Sep, 2008 Сылу 0
Шәһәр һәм авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен курслар

6-24 октябрьдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының идарә һәм икътисад кафедрасы шәһәр/авыл мәктәпләре җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курсларын уздыра. Әлеге укыту 2008-2009 уку елына каралган курс чараларының план-проспекты нигезендә оештырыла.

Институтның рәсми сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, югары квалификациягә аттестацияне «Гомуми белем бирү оешмасын үстерүдә оештыру-икътисади һәм фәнни-методик үсешне тәмин итү” мәсьәләсе буенча үтәргә чакыралар.

Элемтә өчен телефон/факс: (843)-236-65-82.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.09.2008 - 11:35):https://belem.ru/node/647