Казан дәүләт университетында Австралия кунагы
Шушы көннәрдә Австралиянең Яңа Уэльс штаты элеккеге премьер–министры Боб Карр тормыш иптәше белән Казан дәүләт университетында кунак булды. Әлеге очрашу элеккеге премьер–министрның Татарстанга рәсми визиты кысаларында узды.
Боб Карр икътисад факультеты студентлары белән аралашты. Алып барылган фикер алышу тематик яктан киң кырлы иде. Мисал өчен, күп кенә илләргә янаган финанс кризисның сәбәпләрен ачыкларга тырыштылар, киләчәккә фаразлар чыгардылар. Тагын бер кызыклы тема – Америка Кушма Штатларында барган сайлау. Шулай ук климатның кискен җылынуы да игътибарсыз калмады. Билгеле, студентларны күбрәк финанс өлкә кызыксындыргандыр. Австралиядә икътисади үсеш тоткарлану мәсьәләсен ничек хәл итүләрен Боб Карр аеруча тәфсилләп сөйләде. Бу хәл ил икътисадына инфляция басымы арту сәбәпле килеп чыккан. Хәзер Россиядә шул ук процесс бара.
Әлбәттә, мәгариф өлкәсенә кагылган мәсьәләләр дә кузгатылды. Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъсүм Сәләхов Россия мәгариф системасында барган үзгәрешләр, реформа турында сөйләде. “Юристлар, гуманитар белемлеләр бик күп. Бүгенге көндә безнең алда икътисадны үстерү һәм кадрлар әзерләү тәңгәллеге мәсьәләсе кискен тора”, – диде университет ректоры.
Алга таба Австралиядән килгән кунакларны университет тарихы музее белән таныштырдылар.