Татарстан мәгариф тармагына 14 миллион сум акча бирелә
29 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстанга 2016 елда мәгариф тармагын яңарту өчен федераль бюджеттан 13,9 миллион сум акча бүлеп бирелә.
Шул хактагы карар РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылып чыкты.
Әлеге максатларда илнең 24 төбәгенә 247,1 миллион сум акча бүлеп бирелә. Акча 2016-2020 елларда мәгарифнең үсеше Федераль максатчан программасы буенча каралган. Субсидия мәктәп китапханәсе фондын тулыландыру, мәктәпләрдә мәгълүмати-китапханә үзәкләре оештыру, заманча материаль-техник шартлар булдыру өчен тотылачак.