belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Тукай геройларын беләсеңме? Бәйгедә катнаш!

Тукай геройларын беләсеңме? Бәйгедә катнаш!

27 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Тукай геройларын беләсеңме? Бәйгедә катнаш!
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Әлмәт
Чыганак: 

http://intertat.ru/tt

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм театрга, туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан Әлмәт драмтеатры “Тукай театрда!” рәсемнәр бәйгесе уздыра.

Анда 3-10 яшьлек балалар катнаша ала. Рәсемнәрдә Тукай әсәрләрендәге геройлар чагылыш табарга тиеш. Иң кызыклы рәсемнәр театр фойесында күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләргә “Шүрәле-шоу”га (комик баттл) чакыру билетлары биреләчәк һәм спектакльне куючылар, актерлар белән фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлегенә дә ия булачаклар. “Шүрәле-шоу” 17 апрель көнне көндезге 12.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Рәсемнәр А3 форматында ясалырга тиеш. Исем-фамилияне, туган елны, укыган мәктәбеңне, балалар бакчасын, әти-әтинең телефон номерын күрсәтү мәҗбүри.

Эшләрне 15 апрельгә кадәр театр кассасына тапшырырга кирәк. Кабул ителгән барлык рәсемнәр театр сайтына урнаштырылачак.

Кассаның эш вакыты: дүшәмбе – ял, сишәмбе-якшәмбе 11.30 – 18.00 сәгатьләр.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.03.2016 - 18:20):https://belem.ru/node/6440