Югары уку йортларын яңалык көтә!
22 Sep, 2008 Сылу 0
1 декабрьдән Россия югары уку йортларында педагогларга хезмәт хакын яңа система буенча түли башлаячаклар. Элеккеге тариф сеткасы юкка чыгарылачак. Бу турыда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Владимир Миклушевский хәбәр итте. Министрлык карамагында булган барлык югары уку йортларында да үз хезмәт хакын түләү схемасы булдырылачак.
Әйтик, укытучының оклады квалификациягә бәйле билгеләнәчәк. Һәр укытучының хезмәт хакы күләмен ректор хәл итәчәк. Шунысы да игътибарга лаек факт, ректорның хезмәт хакы әлеге югары уку йортында эшләүче укытучыларның уртача окладыннан 5 тапкырдан да артыграк булмаска тиеш.
Чыганак: www.5ballov.ru