belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесе үткәрелә

Казанда "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесе үткәрелә

23 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Казанда "Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесе үткәрелә
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

http//dk-unost.ru

Microsoft Office document icon Нигезләмә (+ гариза формасы)

"Туган телем - Тукай теле" дип исемләнгән ачык шәһәр фестиваль-бәйгесен үткәрү тәкъдиме белән Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре чыккан. Бәйгенең төп оештыручысы - Казан шәһәренең "Юность" мәдәният сарае.

Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелә: 5-7 яшь, 8-11 яшь һәм 12-14 яшь.

Бәйгенең номинацияләре:

  • сәнгатьле сөйләм,
  • вокал,
  • әдәби театр.

Җиңүчеләрне ачыклау өч этапта башкарылачак:

  • I этап - район туры (16 март - 1 апрель);
  • II этап - шәһәр туры (16 апрель көнне "Юность" мәдәният сараенда, 9.00 - 16.00 сәгатьләрдә)
  • III этап - гала-концерт (16 апрель көнне "Юность" мәдәният сараенда, 18:00 сәгатьтә башлана).

"Юность" мәдәният сарае Казан шәһәре, Химиклар урамы, 11 адресы буенча урнашкан. Элемтә өчен телефон: 8 (843) 571-84-81.

Бәйгенең нигезләмәсе түбәндә беркетелгән.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 23.03.2016 - 20:44):https://belem.ru/node/6429