«Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырыла
2016 нчы елның 24 нче мартында 17.00 сәгатьтә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә (Казан, Пушкин ур., 86) «Гакыйль Сәгыйров – үзе турында һәм барысы да аның турында» дип аталган китапны тәкъдим итү кичәсе уздырыла.
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров – 15 яшендә ачы язмышка дучар ителеп, аяк-куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен авызына, тешләре арасына кыстырып шигырьләрен язган, рәсемнәрен ясаган күренекле татар шагыйре һәм рәссам, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр һәм рәссамнарның «Филантроп» бүләге лауреаты, 8 китап авторы, Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы. Тәкъдим ителә торган китап аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган.
Гакыйль Сәгыйровны Татарстанда, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә яшәүчеләр үзләренең якташлары дип саныйлар. 1938 нче елда ул Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туган, шунда үскән, мәктәптә укыган. Әтиләре фронтта һәлак булгач, аларның гаиләсе әниләре Хәбибҗамал апаның туган авылына – Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзуллага күченә.
Соңгы елларда әдип Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә бертуган энесе Наил гаиләсендә яшәде һәм 2009 нчы елның 29 нчы июлендә 77 яшендә вафат булып, Иске Фәйзулла авылы зиратында җирләнә.
Яңа китапны тәкдим итү кичәсе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Язучылары берлеге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе булышлыгы белән үткәрелә. Анда профессиональ һәм үзешчән артистлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак.
Керү ирекле.