Логопедлар өчен татар телендә ресурс "Ай ресурсы" исеменә лаек булды
Хөрмәтле кулланучыларыбыз, татарча файдалы белем бирү ресурслары авторлары!
Сезнең тавыш бирүләрегез нәтиҗәсен исәпкә алып, барлык кулланучыларыбызга февраль аеның иң яхшы дип табылган ресурсын тәкъдим итәбез. Ул "[б]-[п] авазларын чагыштырып ныгыту (логопедия: 4 сыйныф)" дип атала. Әлеге ресурс 81 тавыш җыйды (77,1%).
Ресурс авторы - Габдрахманова Нурия Равил кызы, ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”ның беренче категорияле логопед-укытучысы. Нурия ханымны әлеге уңышы белән котлыйбыз, алга таба да хезмәтләренең башкалар өчен файдалы булуын теләп калабыз!
Нурия Равил кызын безнең офиста бәйгенең сертификаты һәм Г.Камал театрына 2 кешелек билет көтә. Спектакльне Нурия ханым үзе сайлый ала.
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Белем.ру порталына ресурс урнаштырырга һәм бәйге-акциябездә катнашырга теләгән һәркемне Ресурслар кабул итү битендә көтеп калабыз. Файлларны әлеге формага беркетә һәм безгә юллый аласыз. Алар редакцияләнәчәк һәм якын арада порталыбызда урын алачак, татар телендә белем бирүчеләр һәм белем алучыларга файда китерәчәк!
Барыгызга да уңышлар телибез һәм көн саен порталыбызда көтеп калабыз!
PS. Порталның социаль челтәрләрдә дә төркемнәре бар, яңалыкларыбыз белән анда да танышып бара аласыз: