Дубайда роботлар арасында Олимпия уеннары үткәреләчәк
17 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Узган якшәмбедә Дубайда пилотсыз дроннар арасында World Drone Prix дип исемләнгән узышу бәйгесе үткәрелгән иде. Беренче урынны алган җиңүче командага 250 мең доллар (!) күләмендә төп приз тапшырылган.
Бәйгене оештыручыларга бу бәйге шулкадәр ошап киткән ки, алар бу бәйгене Олимпия уеннары дәрәҗәсенә җиткерергә планлаштырганнар. 2017 елның декабрь аенда узачак киләсе ярышта роботлар очып кына калмаячаклар, әле тагын йөгерәчәкләр, йөзәчәкләр, көрәшәчәкләр, автомобильдә узышачаклар. Кемдер Terraria android уйный, ә кемдер реаль роботлар белән идарә итәчәк!
Бу бәйге World Future Sports Games дип исемләнәчәк һәм, уңышлы үткәрелгән очракта, ике елга бер мәртәбә үткәреләчәк, дип планлаштырыла.