Актанышта Рим Мостафин истәлегенә фестиваль-бәйге уза
Күптән түгел республикабызның Актаныш муниципаль районында Россия Федерациясендә Кино елы уңаеннан Рим Мостафин истәлегенә һәвәскәрләр ясаган видеофильмнар бәйге-фестивале башланып китте.
Бәйге быел икенче мәртәбә үткәрелә, быелгы бәйгедә биш номинация бар:
"Мәктәп Ералашы" (февраль-март);
мәктәп анимацион фильмнары (февраль-март);
"Үз-үземә режиссер" (февраль-март);
"Таң ата да кич була" (февраль-апрель);
"Экранда авылым тарихы, шәҗәрәсе" (май-сентябрь).
Бәйге-фестиваль халыкта туган якка мәхәббәт уяту, тарихи мәгълүматларны саклап калу, иҗади потенциалны ачыклау һ.б. шундый максатларда оештырыла.
Бәйге турында тулы мәгълүмат (нигезләмә, таләпләр, үткәрү вакытлары, гариза формасы һ.б.) әлеге яңалыкка беркетелгән.
Белем.ру порталы редакциясе исеменнән: киләсе елларда бәйге тагын да ныграк үсеш алып республика күләмендә үткәрелә башлар дип көтеп калабыз, катнашучыларга уңышлар телибез!