Язгы каникулларда мәктәп яны лагерьлары ачылачак
14 Mar, 2016 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Башкаланың 141 мәктәбе базасында каникул вакытында лагерьлар оештырыла. Казанда язгы каникуллар 21 мартта башлана.
Мәктәп яны лагерьларында 7 меңләп баланың ялын оештырырга планлаштыралар. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткергән. Ул шулай ук язгы каникулга кадәр мәктәпләрдә әти-әниләр җыелышлары оештырылып, аларда укучыларның сулыкларда булу кагыйдәләре турында сүз алып барылачагын да ассызыклады. Ә 18 мартта мәктәпләрдә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү максатыннан, куркынычсызлык көне дә уздырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанда быел беренче тапкыр кышкы каникул вакытында мәктәп яны лагерьлары эшләмәде – язга күчерелде.