Журналистика өлкәсендә «Бәллүр каләм» бәйгесе башлана
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм - Хрустальное перо» XIX бәйгесен үткәрү турында игълан итә.
Агымдагы елда «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» конкурсында яңа номинация булдырылды – «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек». Әлеге номинациядә министрлык, ведомстволарда, оеашмаларда, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарда матбугат хезмәте җитәкчесе булып эшләүчеләр катнаша ала.
Бәйгегә материаллар 2016 елның 15 апреленә кадәр ТР Журналистлар берлегендә (адресы: 420080, Казан шәһ., Декабристлар ур., 179 (өченче подъезд) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 555-85-11, 555-76-03, 555-75-22.