Казан автотранспорт техникумы базасында ресурс үзәге булдырылган
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасында булдырылган ресурс үзәгендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов техникумда дәресләр үткәрелә торган кабинетларны карап чыкты, транспорт электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм автоматика серләренә төшенүче, микрометр конструктор-технологик эш белән шөгыльләнүче студентлар янында булды. Президент Казан автотранспорт техникумының абруйлы уку йорты булуын билгеләп үтте.
Техникум директоры Рөстәм Галәвов журналистларга билгеләп узганча, 2015 нче ел азагында техникумга ресурс үзәге статусы бирелгән, уку йортын ремонтлауга, матди-техник тәэминатка бюджеттан акча юнәлдерелгән. “Ресурс үзәге статусы студентларга белемне техникум диварларында гына түгел, предприятие базаларында да алырга мөмкинлек бирә. Алар белемне төп предприятиеләрдә ала”, - дип билгеләп узды Рөстәм Галәвов.
Директор сүзләренчә, 30 еллык бинага моңарчы капиталь ремонт үткәрелгәне булмаган. Төзекләндерү кысаларында техникумның түбәсе, комммуникацияләре алмаштырылган, ашханәдә, актлар залында, спорт залда ремонт ясалган. Шушы эшләрне башкару өчен 79 млн 200 мең сум акча бүлеп бирелгән, 6,5 млн сум матди-техник тәэминатка тотылган. Рөстәм Галәвов белдергәнчә, ресурс үзәге булганлыктан, төп предприятиеләр 17 млн 900 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән.
Искәртеп узабыз, ресурс үзәкләре будыру программасы Татарстанда 2014 нче елдан старт алган. Республиканың 19 көллиятенә капиталь ремонт уздыру һәм заманча җиһазлау өчен 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.