"Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйге-фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланып килә
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Без күптән түгел "Илһамият" сәнгатьле сөйләм бәйге-фестиваленә гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр иткән идек. Инде гаризалар кабул итү тәмамланып та килә.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең оештыручылары җыелышып бәйге-фестивальне тагын да киңрәк дәрәҗәдә үткәрү турында килештеләр. Быел Габдулла Тукайның гына түгел, ә татар театрына нигез салучыларның берсе - Габдулла Кариевның да тууына 130 ел тулуын онытмаска кирәк. Әлеге уңайдан бәйгедә катнашучы укучылар Габдулла Тукай әсәрләре белән генә түгел, ә Габдулла Кариев белән бәйле әсәрләр белән дә катнашу мөмкинлегенә ия.
Бәйге-фестиваль укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә кызыклы һәм файдалы булыр, дип ышанып калабыз.
Исегезгә төшерәбез, "Илһамият" бәйге-фестивале 9 нчы апрель көнне үткәреләчәк, катнашырга теләк белдереп язылган гаризалар исә 25 нче мартка кадәр кабул ителәчәк.
Бәйгенең нигезләмәсе белән монда таныша аласыз. Гариза формасын моннан алырга була.