Кырымлылар мәгариф министры күрсәтмәсенә каршы чыккан
Кырым депутатлары Украина мәгариф министрының автономияле республиканы украинлаштыру турындагы күрсәтмәсенә каршы чыккан. Республика Югары советы өлешчә мәктәпләрдә украин телендә укытуга күчү турындагы күрсәтмәне үтәмәскә карар чыгара. Моны хуплап 93 депутатның 82се кул күтәргән.
Искә төшерик - май аенда Украинаның Мәгариф министры Иван Вакарчук укыту рус һәм татар телендә алып барылган мәктәпләрдә өстәмә дәресләр - Украина тарихын, гография һәм матматиканы украин телендә укытырга кушкан иде. Ә август аенда сәламәтлекне саклау министры Василий Князевич югары медицина уку йортлары җитәкчеләренә укуны украин теленә күчерүне таләп итүче хатлар юллады.
Ләкин Кырымның 70%тан артык җирле халкы рус телен туган теле итеп саный. Бу уңайдан, Кырымның Югары советы Украинаның премьер-министры Юлия Тимошенкога Князевич хатларын кире кайтартуны һәм Вакарчук күрсәтмәләрен юкка чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ни дисәң дә, Украина Конституциясе нигезендә бу ил гражданнары белемне туган телләрендә алу хокукына ия.
Чыганак: www.5ballov.ru