Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү
Халкыбызның гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларның тагын берсе – өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, туганнар белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүне мөһим санаган. Мәсәлән, ата-анаңны, өлкәннәрне хөрмәтләү, олылау, җиде бабаңны белү – фарыз, туганнарың белән аралашмау – хурлык. Гаиләдә ана – иң изге, иң олы шәхес. “Анаң өчен уч төтендә тәбә кыздырсаң да, бурычыңны кайтара алмассың”. Халык әлеге бурычны бары үзең балигъ булып җитеп гаилә коргач, үз балаларыңа тиешле тәрбия биреп кенә кайтарып булганлыгына ишарәли. “Әни суккан авыртмый”, “Ана ачуы-язгы кар: күп булса да тиз эри”, “Ана җылысы – кояш җылысы, “Ана сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән”. Халкыбыз анага булган хөрмәтен менә шулай билгели, чөнки аналар – кешелекнең төп тоткасы.
Гаиләдә атаның да урыны югары булырга тиеш. Бигрәк тә ир-атларның дәрәҗәсе бик нык төшкән заманда. Атаның сабырлыгы, һәр сүзен уйлап, төпле, саллы итеп сөйләшүе, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, кешеләргә, бигрәк тә үзеннән өлкәннәргә итәгатьле булуы, иҗтимагый активлыгы татар гаиләсе өчен гадәти күренеш булган. Халкыбыз педагогикасында һәм авыз иҗатында ата кеше – гаиләне яклаучы, туйдыручы, җылытучы, мал табучы, яшәү шартларын булдыручы һәм гаилә намусын саклаучы итеп күрсәтелә. Халык бу хәлне яхшы аңлаган һәм яшь буынга да аталарның кадерен белергә кушкан. “Атаң исән чакта һөнәрен өйрән, ул югында куәтен истә тот”, “Яман атадан – яман ул”, “Атасы кем – улы шул”. Димәк, кешеләрне хөрмәт итү туган-үскән җиргә, илгә, халкыңа мәхәббәт ата-ананы яратудан башлана.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Халык педагогикасы аша бала шәхесен тәрбияләү (ата-аналар җыелышында чыгыш) | 15.26 KB |