"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең март ае Клара Булатовага багышлана!
Татар әдәбиятын, татар дөньясын сөюче хөрмәтле дуслар!
Март ае - яз ае, гүзәллек ае! Без дә бәйгебезнең март аен гүзәл затларыбызга - хатын-кызларга багышларга булдык!
Татар шәхесләре арасында танылган татар хатын-кызлары шактый. Алар арасында язучылар да, шагыйрәләр дә, галимнәр дә, җитәкчеләр дә, актрисалар да, башка һөнәр ияләре дә шактый. Кайбер шәхесләр инде тарихта гына калган, ә кайберләре бүген дә безнең арабызда. Үзләренең иҗаты, эшләре белән безне әле дә куандырып торалар.
Шундыйларның берсе - Клара Гариф кызы Булатова. Ул 1936 елның 18 нче мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында туган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, әле узган ел гына аңа Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты исеме дә бирелде.
Клара Булатова - дистәдән артык шигырь китаплары авторы. Аның сүзләренә күп кенә җырлар язылган. 1970 ел дан ССРБ Язучылар берлегендә тора. Шунысы да игътибарга лаек, ул - укытучылар гаиләсеннән.
Хөрмәтле татар әдәбиятын сөючеләр! Мөмкинлек булса, бәйгенең финалында Клара ханым Булатова һәм башка шәхесләребез, аларның балалары, оныклары белән очрашу да оештырып булыр, дип уйлыйбыз. Әлегә бу планнар гына, әмма, ярдәм итүчеләр булса, боларның барысын да оештырып булыр, дип ышанып калабыз.
Якын арада Белем.ру порталында Клара ханым Булатовага багышланган аерым ресурслар битен булдырырбыз, Язучылар берлеге дә, башка оешмалар да төрле чаралар үткәрерләр. Мәктәпләрдә дә төрле чаралар булыр, китапханәләрдә Клара Булатова иҗатына багышланган күргәзмәләр оештырылыр, дип ышанып калабыз.
Барлык бу мәгълүмат безнең һәрберебез өчен файдалы булыр, дип ышанып калабыз. Ә инде алынган белемнәрне 31 нче мартта порталыбызда үткәреләчәк викторинада сынап карарга булачак. Әлеге датаны онытмагыз, көндәлегегезгә язып куегыз, бүгеннән үк викторинага әзерләнә башлагыз.
Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!
Фикерләр
Рафаэль Зарипов
19 Март, 2016 - 09:01
Permalink
Клара Гариф кызы Булатова
Клара Гариф кызы Булатова - искиткеч шәхес!
"Март ае - яз ае, гүзәллек ае! Без дә бәйгебезнең март аен гүзәл затларыбызга - хатын-кызларга багышларга булдык!"
Әйе, бик дөрес әйтәсез!
Яратып яшә
Хатын-кыз ул - мәңгелек сер!
Чишү өчен аны
Җитмәстер бер гомер.
Хатын-кыз ул – мәхәббәт!
Ә син бул чын ир-ат!
Хатын-кызны ярат син,
Һәрвакыт аны ярат.
Хатын-кыз - тормышыбыз тоткасы,
Ә син аны эштән бушат.
Яратсын ул!
Ачылсын мәхәббәт каналлары
Хатын-кыз яратса гына балкый ул,
Ямьләндереп безнең дөньяны.
Хатын-кыз ул - дөньябызга биргән
Аллаһның иң татлы җимеше!
Ә син һәрвакыт бул ир-ат
Һәм ярат, бары шунда гына
Матур булыр аның тормышы.
Хатын-кыз ул – гөлбакча!
Ә син су сибеп тор.
Балкысын ул, чәчәк атсын,
Тормыш бирсен!
Ә син бул ир-ат һәм ярат!
Бары син яратканда гына
Сибәр ул бөтен нурын җиһанга.
Нинди гүзәл зат бит ул -
Хатын-кыз!
Ә син аны һәрвакыт ярат!
Кыз булганда гына түгел,
Ханым булгач та ярат.
45 тә дә, 55 тә дә,
Әби булгач та ярат.
Хатын-кызны ярат син,
Һәрвакыт аны ярат.
Хөрмәт белән Рафаэль Зарипов